«Туган як җырчысы»: картиналар буенча сәяхәт (12+)

Бөек рус рәссамы, якташыбыз Иван Шишкинның 190 еллыгы уңаеннан, 18 февральдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Туган як җырчысы» исеме астында картиналар буенча сәяхәт уздырды. Китапханәче  балаларны Иван Ивановичның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Презентация ярдәмендә чарага килүчеләр аның «Утро в сосновом лесу», «Рожь», «Зима», «Сосны, освещённые солнцем» кебек танылган рәсемнәрен иҗат итү тарихы турында белде. Шулай ук катнашучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде һәм зур кызыксыну белән бөек рәссамның картиналар репродукциясен карады. 

Поделиться: